Вакцинациядән соң иммунитет күпме вакыттан формалаша?
Вакцинациядән соң 14-21 көн узгач, 6-12 ай дәвамында иммунитет грипп авыруларына каршы торуны тәэмин итә. Авырудан йөз процент гарантияне бер генә дәвалаучы яки профилактик препарат та бирми. Вакцинациянең ни дәрәҗәдә ышанычлы саклау функциясенә ия булуы күп төрле факторларга бәйле, шул исәптән, пациентның яше һәм сәламәтлеге, шәхси үзенчәлекләре һ. б. Әмма уртача алганда, 100 кешенең 70-98е грипп белән авырмаган. Грипп белән авырып киткән очракта да, (100 кешенең 2-30ы), авыру жиңел формада һәм өзлегүләрсез узачак. Шул рәвешле, вакцинация авыр формадагы, улемгә китеруче чирләргә каршы торуны гарантияли.