Киләсе сезонга республиканың 40% халкын вакцинацияләү планлаштырылган (Республика буенча 1 559 200, шул исәптән Казан буенча - 502 630 кеше), грипп авыруы һәм ОРВИ куркынычы янаган төркемдә торучы кешеләрнең 75 %. Вакцинация сезонлы авыруларның ешаюын киметү һәм эпидемиядән котылу мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең җитәкче вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы штаттан тыш балалар инфекционисты, КДМУның балалар йогышлы авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин хәбәр итте.