Кама балалар медицина үзәге хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Кама балалар медицина үзәге хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Үз үрнәкләрендә табиблар калганнарны вакцинация үтәргә, шул рәвешле үзләрен һәм якыннарын авырудан саклап калырга өндиләр. Вакцинация кертелеп бер-ике атна узгач, иммунитетның саклау функциясе формалаша, шуңа күрә, прививканы нәкъ менә хәзер, сезонлы грипп авырулары һәм ОРВИ күтәрелгәнче, ясату мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International