Өч атна дәвамында 40 яшьлек пациент Александр Тукмаков үлемнән бер адымда була. Өченче августта ул Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә бик авыр хәлдә барып эләгә. Табиблар экстрен рәвештә 4 операция ясыйлар. Бәхетсезлек пациент Һава десант гаскәрләре көнен бәйрәм иткәндә килеп чыга. Фатир ачкычларын таба алмаган ир урын-җире җәймәләреннән ясалган бау буйлап дүртенче каттан төшәргә уйлый. Түбән Кама кешесе төшеп барганда кинәт ычкынып китеп югарыдан егылып төшә. Егылу сәбәпле, ир күп кенә төрле җәрәхәтләр ала.