Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары Буада яшәүче балаларның сәламәтлеген тикшерделәр

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең мобиль үзәге, «Сәламәтлек - балаларга» федераль проекты кысаларында, ТР Буа районына юл тотты. Республика балалар клиник хастаханәсенең профильле белгечләре 80 артык тикшерү һәм консультация үткәрделәр. Кечкенә пациентларны көн дәвамында балалар аллергологы, травматолог-ортопед, невролог, колак авырулары табибы, балалар эндокринологы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International