ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар

2017 елның 8 сентябре, җомга

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Исегезгә төшерәбез, Республикада гриппка каршы прививка ясату тулы куәт белән бара. Гриппка каршы прививканы беренче чиратта грипп куркынычы янаган төркемгә керүчеләргә - 6 айлык балалардан башлап балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә, төрле уку йортларында белем алучыларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулар белән авыручыларга, транспорт, хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә ясарга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International