Шәһәр күләмендә уздырыла торган “Игелек атнасы” акциясе кысаларында Агросәнәгать паркы территориясендә “Минем теш щеткам” акциясе узды. 4 номерлы Шәһәр студентлар сырхауханәсе теш табибы, паркның яшь катнашучыларына, авыз куышлыгын чистартканда киткән хаталар, шулай ук матур елмаюны озакка саклап калу өчен дөрес тукланырга һәм тешләрне тиешенчә карарга кирәклеге турында сөйләде.