Бүген студентлар сырхауханәсендә Аеклык бәйрәме кысаларында «Тонусны чәй белән күтәрәбез - исерткеч эчемлек кулланмыйбыз» дип аталган акция узды. Заманча җәмгыять алдында торган бурычларның берсе - уйлап һәм акыл белән кабул ителгән аек яшәү рәвеше. Бу көнне сырхауханә хезмәткәрләре алкогольгә бәйлелек һәм спиртлы эчемлекләр куллану күптөрле психологик һәм физик проблемаларның тууына, яшәү сыйфатының начараюы, шәхеснең деградация хәленә төшүе, һәм вакытыннан алда үлү мәсьәләләре хакында сөйләделәр.