Казахстан Республикасының Караганда өлкәсеннән килгән делегация Татарстанның медицина учрежденияләрендә йөри.

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Казанга Казахстан Республикасының Караганда өлкәсе Сәламәтлек саклау идарәсе делегациясе эш белән килде. Бу көннәрдә кунаклар Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә тупланган тәҗрибәләрен өйрәнү һәм үзләштерү максатыннан республикабызның медицина учрежденияләрендә йөри. Шулай итеп делегатлар Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсенең эш тәртипләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International