Студентлар сырхауханәсе медицина белгечләре 25 меңнән артык студентның сәламәтлеген тикшерде

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

16 нчы августтан алып 12 сентябрьгә кадәр Казанның Студентлар сырхауханәсендә югары уку йортларының тулай торакларына урнашучы 25 меңнән артык студент медицина күзәтүен узды. Алар арасында республиканың һәм илебезнең күрше төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, ә меңнән артык якын һәм ерак чит ил гражданнары да була. Студентлар терапевтка күренергә, флюорография үтәргә, кан анализы тапшырырга тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International