Төрле белгечлек табиблары тромбозлар һәм тромбоэмболия проблемалары буенча фикер алышу өчен Казанда очрашачак

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

15 нче сентябрьдә Казанда фәнни-гамәли конференция булып узачак, анда бөтен Россия табиблары тромбозлар һәм тромбоэмболия проблемалары буенча фикер алышачак. Тромбозларга диагноз кую һәм аларны дәвалау дисциплинарара характерга ия, чөнки клиник практикада аңа кардиология, терапия, неврология, хирургия, травматология, шулай ук башка юнәлеш белгечләре дә юлыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International