Япониядә эш визиты белән (2017 елның 1-2 октябрендә) булучы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Токусикай» (Tokushukai medical group) компаниясенең җитәкчелеге белән Токиода очрашты. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Минуллина һәм башкалар катнаштылар.