Татарстан Республикасы кардиологик хезмәт үсешенә зур өлеш кертү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, профессор Альберт Галявичка Россия кардиологик җәмгыятенең «Хөрмәтле кардиолог» исеме бирелде. Сарвар улы Альбертка бүләкне танылган европа кардиологы Фаусто Пинто (Португалия) тапшырды.