27 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге казан паркында кан тапшыру буенча «Игелекле йөрәк көне» һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау буенча «Хәрәкәт шатлыкка» дигән массакүләм зарядка узачак. Бу көнне 9 сәг. башлап 12гә кадәр Республика кан үзәге казанлыларны «Игелекле йөрәк көне» донор акциясендә катнашырга чакыра. 18 сәг. башлап парк территориясендә массакүләм зарядка узачак – инструкторлар казанлыларга терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау өчен күнекмәләр күсәтәчәкләр.