Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булышлыгында үткәреленгән «Нечкәбил» Республика гүзәллек, аналык һәм гаилә конкурсы чикләрендә «Нечкәбил»-2017 финалисткасы - «Республика клиник хастаханәсе» ДАССО юридик бүлегенең әйдәүче юрисконсульты Ксения Юрий кызы Кондратьева өчен интернеттан тавыш бирү бара. Сәламәтлек саклау вәкиле өчен конкурсның рәсми сайтында (адресы: http://nechkebil.ru/participants), шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә конкурс битендә тавыш бирергә була. Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, катнашучы өчен бер тапкыр бер ip-адрестан тавыш бирергә мөмкин. Сайлау 2017 елның 25 ноябрендә тәмамлана.