Гаилә һәм өйләнешү институтын ныгыту буенча, гаилә мәдәниятен саклап калу буенча төрле дәрәҗәдә эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Татарстанның төрле шәһәрләреннән делегация Түбән Камага килде. Составында ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлыгында Дәүләт советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» дигән хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсенең җитәкчеләре, ТР ССМ миныстры урынбасары Сергей Осипов булган, кунаклар Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе карамагындагы «Сонатал» дигән Уңышлы бала табуга хәзерләү мәктәбенә килеп киттеләр. Мәктәптә укулар 2002 елдан бирле баралар, соңгы 5 ел эчендә анда 5000 якын хатын-кызлар килеп китте. Булачак әниләр генә түгел, атиләр белән дә белгечләр консультацияләр үткәрәләр. Булачак ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтелә, аналык һәм аталык күнекмәләренә өйрәтү үткәрелә.