Адел Вафин каты авыручы балаларны коткаруның «Тормыш линиясе» хәйрия фонды вәкилләре белән очрашты

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Күп еллар дәвамында фонд республиканың медицина оешмалары белән хезмәттәшлек итә. 2003 елдан башлап фонд турыдан туры катнашуында Татарстанның төрле шәһәрләреннән 527 балага ярдәм күрсәтелде. Фонд баш миенең кан тамырлары патологиясе, баш мие бүсерләре, гидроцефалияләр, краниостенозлар, умыртка баганасының  каты сколиотик деформацияләре  кебек авырулар белән балаларга ярдәм итә. Яңа масштаблы проектлар арасында – сөяк саркомасы вакытында эндопротезлау. Яклар проект үсешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International