Татарстанда 20 меңнән артык өлкән кеше һәм бала бронхиаль астма белән исәптә тора. Моның турында «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунологы-аллергологы Рөстәм Фәссахов хәбәр итте. Пресс-конференция Бөтендөнья бронхиаль астма белән көрәшү көненә багышланган иде.