Бүген «Мирас»спорт комплексында «Тонусны чәй белән күтәрәбез – алкогольне кабул итмибез!» дигән алкоголизм профилактикасы буенча акция узды. 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенең медицина психологы И.М. Рыбакова һәм «Ковчег» ПТО тернәкләндерү үзәгенең белгече Э.И. Әхтәмова КФТТУ студентларына һәм хезмәткәрләренә алкоголь бәйлелек вакытында килеп чыккан психологик һәм физик мәсьәләләре турында сөйләделәр.