Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьлар саны артты

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

2017 елның 11 декабреннән башлап 17 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8281 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1278 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6371– төрле авыруларга, шул санда 175 инсультка һәм 57 инфаркта туры килде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 1089 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 48 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 47 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 9 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 43кә артты (бәхетсез очраклары һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 15кә, көчле миокард инфарктлары буенча –  24кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  8гә һәм бала табулар буенча – 2гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 74кә артты. Чакырулар саны янгыннар буенча  9га кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International