Онкология диспансерының Әлмәт филиалында Онкологик пациентның мәктәбе узды. Күкәйлекнең нәселдән килгән яман шеше турында Республика онкология диспансерының химиотерапия бүлеге мөдире Суфия Сафина, табиб – онколог Гөлнара Мухамедьярова һәм тернәкләндерү бүлегенең психологы Ольга Разумнова сөйләделәр. Белгечләр хатын-кызларда онкологик авыруларның килеп чыгуының нәселдән килә торган сәбәпләрен яңгыраттылар һәм нәсел буенча мөнәсәбәттә булган куркынычлык төркеменең хатын-кызларында яман шешне кисәтү буенча диагностика чаралары буенча киңәшләр бирделәр.