Яр Чаллы шәһәреннән шәфкать туташы «Сабан туе гүзәле – 2018» конкурсының финалына чыкты

2018 елның 22 июне, җомга

Яр Чаллы 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге шәфкать туташы Дания Галләмова «Сабантуй гүзәле – 2018» шәһәр конкурсында «Иң зифа кыз» исеменә лаек булды. 25нче юбилей конкурста 18 яшьтән башлап 25 яшькә кадәр булган унбер кыз катнашты. Сара Садыйкова  исемендәге концерт залының сәхнәсенә татар телен камил белүче уку йортларының студенткалары, шәһәр оешмаларының һәм предприятиеләренең хезмәткәрләре чыктылар. Конкурсның финалына хәзерләнгәндә кызлар белән режиссер, вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модель сәнгате буенча укытучылар, модельерлар һәм визажистлар эшләделәр. Һәр катнашучы аерым номинациядә җиңүче булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International