Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларны медицина тернәкләндерүе профиле буенча яңа клиника-статистик төркемнәрне кертү мәсьәләсе буенча фәнни-гамәли җыелыш узды. Чарада БРКХ хезмәткәрләре, шулай ук эшчәнлекләре балаларны тернәкләндерү белән бәйле булган Казан шәһәре медицина учреждениеләренең белгечләре катнаштылар. Медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының профессоры, югары категорияле табиб, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-балалар реабилитологы Гайнетдинова Динә Дамир кызы төп доклад белән чыгыш ясады. Ул шкаллы бәяләү һәм балаларда тернәкләндерү маршрутизациясе турында сөйләде.