Утырышта Республика клиника-онкология диспансерының 2011 елдагы эшчәнлегенә йомгаклау ясалды. Медицина киңәшмәсендэ Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сораулары бүлеге башлыгы Борис Менделевич катнашты.
ТР Сэламэтлек саклау министрлыгы РКОДның баш табибы Рөстәм Хасанов 2011 елда пациентларга онкологик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәләре турында төп доклад белән чыгыш ясады. Үз докладында ул халыкка онкологик ярдәм күрсәтү сыйфатын арттыруга юнәлтелгән эшне билгеләп үтте. Дәүләт гарантияләре буенча барлык күрсәткечләр дә үтәлгән. Авыруның азган булуының һәм берьеллык үлүләрнең үсеше күзәтелә. Авырулары башлангыч стадияләрдә ачыкланган пациентларның саны арта.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бу елда гаять зур эш эшләнгән, ләкин алда эшлисе эшләр күп әле.
"Сез төпле һәм системалы карарлар кабул итәргә тиеш, - дип әйтте Айрат Закиевич, баш табибка борылып. - Кешеләр үз вакытында һәм сыйфатлы ярдәм алырга тиеш. Мониторингны башкарыгыз, һәрвакыт тәртип тотарга булыша торган кирәкле карарлар кабул итегез".
Министр Айрат Фәррахов хезмәткәрләр алдына сыйфат күтәрү бурычын куйды. «Әгәр сез сыйфат өчен эшләмисез икән, нәтиҗәгез негатив кына булачак. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм үзләштерергә кирәк. Дөнья казанышларының иң яхшыларын җайлаштырыгыз», - дип билгеләде министр. - Объектив мәгълүматлар алу өчен кире кайту элемтәсе системасын булдырырга кирәк. Бар шушы факторлар конкуренциягә сәләтлелекне һәм эффективлыкны күтәрергә ярдәм итәрләр».
Шулай ук Татарстанның Сәламәтлек саклау министры, Республика онкология хезмәте башкаручылары алдында, 2012 елга, арасында онкологик авырулардан үлем санын киметү, яңа белгечләр хәзерләү, аутсорсинг буенча эш, яңа технологияләр кертү һәм онкология хезмәтен мәгълүматлаштыру һәм башкалар булган стратегик приоритетлар куйды.
Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиника-онкология диспансеры медицина киңәшмәсенең йомгаклау өлешендә 2011 елда онкологик хезмәтнең аерылып торган яшь белгечләре һәм ветераннары бүләкләнде.