2012 елның 25 нче февралендә Дәүләт даруханәләр челтәре 14 нче номерлы даруханәсенең тантаналы ачылуы булачак. 14 нче номерлы даруханәнең ачылуына багышланган чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов, «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар оешмасы генераль директоры О.З. Акберов катнашачаклар.
«Таттехмедфарм» Дәүләт унитар оешмасы Татарстан Республикасы Дәүләт даруханә оешмалары челтәрен модернизацияләү стратегиясе кысаларында заманча социаль-юнәлтелгән бер адымда барып җитәрлек даруханәләр ачу буенча эшне дәвам иттерә.
Республикабызда бердәнбер булган Дәүләт даруханәләре челтәре инде 10 елдан артык льготалы категорияле җирле һәм федераль дәрәҗәдә булган гражданиннарга дару чаралары җибәрүне, наркотик чаралар һәм көчле тәэсир итүче матдәләр җибәрүне, шулай ук республиканың еракта урнашкан һәм яшәүчеләре аз булган торак пунктларына медикаментлар тапшыруны үти.
2010 елда 14 даруханә оешмасы ачылды, 2011 елда - 19 даруханә. 2012 елда тагын 15 яңа даруханә оешмасы ачарга планлаштырыла.
Бүгенге көндә Дәүләт даруханәләр челтәре үз эченә 235 даруханә оешмасын ала, аларның 52 се Казан шәһәрендә, 12 се - Яр Чаллыда, 171 е – Татарстан Республикасының муниципаль районнарында урнашканнар.
Ничәдә? 11:30 сәгатьтә.