Мондый бурычны бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Әлмәт шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең медицина киңәшмәсендә куйды. «2011 елда Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлекләре нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлары турында » дигән киңәшмә Әлмәт шәһәре Драма театры бинасында үтте.
2011 елда Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмалары һәм әгъзалары эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы
Р. Хәйруллин сөйләде. 2011 елда үлүчеләр саны дәрәҗәсе 1000 кешегә 11,8 гә кадәр түбәнәйде. Районда республиканыкына караганда 2,8 тапкыр күбрәк булган халыкның уңай табигый артымы сакланып килә. Беренче тапкыр районыбызның хезмәткә сәләтле халкы арасында үлүчеләр санын 14,8 % ка киметә алдык. 2011 елда хезмәткә сәләтле халык арасында онкологик авырулардан үлүчеләр саны дәрәҗәсе 15 % ка түбәнәйде. 2011 елда балалар үлеме саны дәрәҗәсе 24,5% ка түбәнәйде. Райондагы күрсәткечләрнең үзгәреш динамикасын анализлаганда авырулар саны дәрәҗәсенең 5,5% ка һәм чирләүчәнлекнең 3,5% ка төшүе билгеләнә.
Җыелган табиблар алдында чыгыш ясап, сәламәтлек саклау министры 2012 елга беренче планда тора торган бурычларны билгеләде. Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бу елда күп игътибар алдагы үсешкә һәм заманча технологияләр кертүгә биреләчәк.
Шулай ук Айрат Зәки улы министрлыкның алдагы көндә дә белем алуга һәм кадрлар стажировкасына аерым игътибар бирәчәген әйтте, һәм шулай ук өзлексез үзеңне камилләштерүнең кирәклеген күрсәтте. «Сез өзлексез рәвештә профессиональ үсү өчен шартлар тудырырга тиеш, - дип аңлатты министр. - Хәзер модернизация программасы кысаларында җитди эшләр башкарыла. Шунлыктан алга таба үсү юлларын һәрьяклап уйларга кирәк, эшнең заманча принципларын көйләргә кирәк. Бүгенге көндә приоритетлы юнәлешләрнең берсе - халыкны сыйфатлы һәм бар кеше дә алырлык булган медицина хезмәтен күрсәтү белән тәэмин итү».
Йомгаклап, сәламәтлек саклау министры гомумән алганда 2011 елда эшләнгән эшне уңай бәялим, дип әйтте. Медицина киңәшмәсе осталык күрсәткән хезмәттәшләрне бүләкләү белән тәмамланды.