2012 елның 24 нче феврале көнне Бөгелмə администрациясенең конференц-залында Дәүләт автоном сәләмәтлек саклау оешмасы «Бөгелмә Үзәк район больницасы» медицина киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы үтте. Бөгелмә Үзәк район больницасына бу көнне эш визиты белән сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов килде.
Бөгелмә Үзәк район больницасының казанышлары турында баш табиб Иршат Измайлов чыгыш ясады. 2011 елда Бөгелмəдә кан тамыры үзәге ачылды, клиника нәтиҗәле эшли. 3,5 меңнән артык бөгелмəлеләр беренчел онкологик кабинетка мөрәҗәгать иттеләр.Үткән ел дәвамында балалар хастаханәсенең филиалына капитальремонт ясалды, ә ашыгыч медицина ярдәме станциясе төзекләндерелгән бинага күченде, һәм шулай ук перинаталь үзәкне төзү дәвам итә. Җыелучылар алдында чыгыш ясап, сәламәтлек саклау министры төп бурычлар куйды.
2012 елга сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов атаган төп бурычлар:
- сәламәтлек саклау модернизациясе программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтүнең стандартларын кертүне дәвам иттерергә
- матди-техник нигезләрне ныгытырга: перинаталь үзәк төзүне һәм үзәк район больницасының поликлиникасына ремонт ясауныдәвам итәргә
- югары-технологияле медицина ярдәмен эшкә кертү – Бөгелмә Үзәк район больницасы нигезендә травмаүзәк шартларында эре буыннарны эндопротезлау өчен шартлар булдырырга
- авыруларны профилактикалауны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны камилләштерергә