Сәламәт шәхес – сәламәт дәүләт

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

2012 елның 28 феврале көнне  Казан шәһәрендә«Тормыш куркынычсызлыгының заман проблемалары: теория һәм практика» дигән II Халыкара фәнни-практик конференция кысасында «Сәламәт шәхес – сәламәт дәүләт» секциясе утырышы булачак. Секция республика сәламәтлек саклау; хезмәт, эш һәм иҗтимагый саклау; яшьләр эше, спорт һәм туризм; мәгариф һәм фән министрлыклары, Казан шәһәренең башкаручы комитеты, Татарстан Республикасы буйлап Роспотребнадзор Идарә итүе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, «Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге» Коммерцияле булмаган партнерлыгы белән бергә оештырылган.

Конференция  эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге катнашачак. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасының вәкиле Франческо Замбон (Италия) «RS10 ның 10 илендә юл йөрү куркынычсызлыгыпроектын тормышка ашыруның эффективлыгы мониторингының нәтиҗәләре турында. Тормышка ашыруның беренче 2 елы» дигән доклад белән чыгыш ясаясак. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үстерү министрлыгы вәкилләренең чыгыш ясаулары планлаштырылган.

Секция эшендә Германиядән,Израильдән һәм Болгариядән килгән чит ил кунакларын, Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы, федераль фәнни-тикшеренү оешмалары, югары медицина уку йортлары, Татарстан Республикасы дәүләт һәм башкаручы хакимият әгъзалары вәкилләрен  исәпкә алып, чама белән250 кеше катнашачак.

Үткәрү вакыты: 2012 елның 28 феврале, 10.00 сәгатьтә башлана

Үткәрү урыны: «Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге» Коммерцияле булмаган партнерлыгы
(Казан шәһәре, Оренбург трактыурамы, д. 138).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International