Нефрологлар мәктәбе

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе
2012 елның 2 нче марты көнне «Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге» базасында «Бөерләрнең хроник авыруы (БХА) һәм икенчел гиперпаратиреоз проблемаларын өйрәнү буенча фәнни-мәгариф үзәк» ачылу булачак. Нефрологлар өчен булган бумәктәпне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов ачачак.

Эксперт киңәшмәсе утырышында дару белән тәэмин итүгә җаваплы булган РФ субъектлары сәламәтлек саклау министрлыклары һәм департаментлары вәкилләре, регионнарның баш белгеч экспертлары катнашу;  Халыкара югары технологияләр үзәге идарәсе рәисе урынбасарының РФ сәламәтлек саклау тармагында программалар ясау һәм аларны тормышка ашыру тәҗрибәсен күзәтү һәм законлы-хокуки нигезләрне анализлавы белән чыгыш ясавы планлаштырыла.  

Татарстан Республикасы Гемо һәм перитонеаль диализ хезмәтенең казанышлары һәм перспективалары турында баш белгеч В.Е.Сигал сөйләячәк.

Үткәрү вакыты: 2012 елның 2 марты, 10.00 сәгатьтә
Үткәрү урыны: «Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге» Коммерцияле булмаган партнерлыгы
(Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 138 йорт).
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International