Бүген Казан Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Айдар Фәтыйхов хәбәр иткәнчә, медиклар бала табуга 73 тапкыр чыктылар.Төрле авырулар буенча 5886 чакыру үтәлгән, алардан үткен миокард инфарктлары – 66, үткен ми кан әйләнеше начараю – 178. 6 февральдән 23 февральгә кадәр булган чорда түбән температура йогынтысыннан җәфа күрүчеләр (үтә нык туңу) 190 кеше булып чыкты, алардан алкогольле исерү халәтендә булган 142 кеше өшү алды һәм 175 гражданин госпитализацияләнде.