ТР сәламәтлек саклау министрлыгында яңа эшкә билгеләнү

2012 елның 26 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Метрологик һәм техник тикшерү, хезмәтне саклау белән идарә итү башлыгы итеп Тимерҗанов Марат Исмәгыйль улы билгеләнде.

Марат Тимерҗанов 1977 нче елның 21 нче июнендә Казан шәһәрендә туа. 2000 елда Казан дәүләт медиина университетын медик-профилактик эш белгечлеге буенча тәмамлый.

2000-2002 нче елларда «Профпатология» белгечлеге  буенча Казан дәүләт медиина университеты ординатурасы.

2005 - «Гомуми гигиена», «Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты экспертизасы», «Сәламәтлек саклау оешмасы», «Эпидемиология» белгечлекләре буенча Казан дәүләт медиина университеты.

Хезмәт эшчәнлеге

1997 нче елдан 2000 нче елга кадәр- Казан шәһәре 3 нче номерлы шәһәр больницасының неврология бүлегендә медбрат

2000нче елдан 2005 нче елга кадәр – Казан шәһәре 12 нче номерлы шәһәр больницасында табиб-терапевт

2005 нче елдан 2006 нчы елга кадәр - ТР буенча Россиянең Җәзалау башкару Федераль хезмәтенең төп идарәсе медиина бүлеге башлыгы урынбасары

2006 нчы елдан 2006 нчы елга кадәр - ТР буенча Россиянең Җәзалау башкару Федераль хезмәтенең төп идарәсе медиина бүлеге башлыгы

2006 нчы елдан 2009 нчы елга кадәр - ТР буенча Россиянең Җәзалау башкару Федераль хезмәтенең төп идарәсе Медицина һәм иҗтимагый реабилитация үзәге башлыгы

2007 нче елның сентябреннән башлап хәзерге көнгә кадәр – Россия Җәзалау башкару Федераль хезмәте Владимир юридик институтының Казан филиалы гомумхокукый тәртипләр кафедрасы доценты

2009- 2010 еллар  - Казан шәһәре Дәүләт сәламәтлек саклау оешмасы «Сугыш ветераннар госпитале» баш табибы урынбасары

2010 нчы елда белән ТР сәламәтлек саклау министрлыгы (ССМ) «Балалар район клиник больница» (БРКБ) директоры булган.

Медицина фәннәре кандидаты. 

Дәүләт бүләкләре:

    II дәрәҗәле «Хезмәттә тырышлык өчен» медале

    Россиянең Җәзалау башкару Федераль хезмәтенең хөрмәт грамотасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International