Леонид Рошаль: «Россия медикларына һәйкәл куярга кирәк»

2012 елның 28 феврале, сишәмбе

Дөнья күләмендә танылган балалар хирургы һәм иҗтимагый эш кешесе, Милли медицина палата президенты, РФ президенты   кандидаты Владимир Путинга булышлык итү федераль халык штабы әгъзасы Леонид Рошаль бүген Татарстан Республикасы медицина җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуның темасы булып заман медицинасының актуаль проблемалары, һәм шулай ук сәламәтлек саклау системасын камилләштерүдә гражданлык җәмгыяте  роле тордылар.

Үз чыгышын Рошаль, кешеләр, кайсы гына чорда яшәсәләр дә, булган хәлләрдән канәгать булган вакыт беркайда да юк дип башлады. Шуннан соң  хәзерге заманны 90 нчы еллар белән чагыштырды. Леонид Рошаль 90 нчы елларда 700 бүтән медиклар белән бергә Ак Өйнең сакчысы булганын искә алды, һәм Болотная мәйданы урамына шул чыгу белән чагыштырды: 91 нче елларда сакчылар Ак Өй  өчен үләргә әзер иделәр, ә хәзер бөтенләй башка «замана батырлары». «Икенче көнне мин анда, Болотная мәйданы урамында, булган егетләрне чакырдым һәм алар белән сөйләштем. Алар арасында минем бер яхшы танышым бар иде. Аның Мәскәүдә фатиры, Мәскәү астында дачасы, Швейцариядә йорты бар. Мин әйтәм: «Сиңа соң нәрсә кирәк?» «Чигенешләр» азаплап бетерделәр, – дип аңлата. – Һәркайда түләргә кирәк, бизнес аска китте». Шулай итеп Болотная мәйданы урамында төрле кешеләр булган, шул санда шундыйлар да. Һәм нинди булса да идеаллар өчен үләргә алар бөтенләй теләмәделәр», - дип билгеләде Леонид Михайлович.

Очрашуда Леонид Михайлович: “Хезмәт хакы юклыгын  кичергән һәм коммерция структураларына күчеп китмәгән Россия медикларына һәйкәл куярга кирәк”, - дип белдерде. Күптән түгел булган үткәнне хәзерге вакыт белән чагыштырулар, күрәсең,  соңгысы файдасына булганнар. Мәсәлән, Рошаль, ул вакытта ил белән, ил җитәкчелегенә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп торучы, олигархлар  идарә иттеләр, дип билгеләде. Шул вакытта медицина җимерелү, педиатрия факультетларын гамәлдән чыгару куркынычы яшәде. Шул вакытта ил штопорда булды, һәм хәтта оптимист булган Рошальдә дә  чарасызлыклар хисе барлыкка килгән.

Шулчакта без уйланган булыр идек. Үкенечкә каршы, шул «революциянең» җимешләре белән Болотная мәйданы урамында булган кешеләр түгел, ә бөтенләй башка кешеләр файдаландылар, - дип җыелганнарга сөйләде Л.Рошаль. - Илгә хәйрияле максатлар белән ниндидер мультимиллионерлар килә башладылар. Чынлыкта, алар сәясәтне үзләре теләгәнчә әйтеп тордылар, министрларны билгеләделәр, министрларны алдылар

Бар нәрсә урланып бетте, бар нәрсә сатып алынды, сәнәгать туктады, халык фәкыйрьләнә башлады. Һәм сәламәтлек саклау да аска тәгәрәде. Ельцин белән бергә яшь «реформачылар» килделәр, һәм совет сәламәтлек саклау системасы бернәрсә гә дә ярамый дип әйтә башладылар. Барысын да җимерергә, педиатрия факультетларын ябарга һәм һәркайда гомуми практика табибларын утыртырга кирәк. Шуны яклап калыр өчен күпме көрәш булды! Ләкин – яклап калдылар. Һәм дөрес эшләделәр. Чөнки бүген Финляндиядән балалы гаиләләр, мәсәлән, дәваланырга безгә киләләр – аларда «тар» белгечләр калмады. Алар бу эшне җимереп төшерделәр. Ә без – юк. Ләкин бездә бүтән проблема – җаваплылык,  Россиягә бурычлы булу хисе югалды. белән. Без барысына да доллар, евро аша карыйбыз. 90 нчы елларны кичергән һәрберебез, хезмәт хакының гаять зур тоткарлануларына карамастан, эшкә килә, ак халат кия һәм эшли иде. Шул чор табибларына һәйкәл куярга кирәк. Әйе, хәзер дә табибларга һәйкәл куярга кирәк – бүгенге шартларда эшләгәннәре өчен.

Леонид Рошаль, кайчандыр әгъзалары Россия сәламәтлек саклау халәте канәгатьләндермәслек һәм конституциягә туры килмәслек дип тану турында белдергән иҗтимагый палаталар эше турында күбрәк сөйләү кирәклеге турында белдерде. Шуннан соң Рошаль медицинадагы башлап җибәрүчесе Путин булган  позитив үзгәрешләргә игътибар бирде. Бу - медицинаның беренчел буынын күтәргән һәм участок табибларының хезмәт хакына 10 ар мең өстәгән, 5 мең «Ашыгыч ярдәм» машиналар сатып алу,  югары технология үзәкләре төзү «Сәламәтлек» милли проекты. Бәлаләрнең сәбәпләре, Рошаль фикере буенча, илнең һаман да 90 нчы еллар нәтиҗәләреннән  үрмәләп чыга һәм алар белән бернәрсә дә эш итә алмаганы белән бәйле. Ләкин үзгәрешләр бар: кризиска кадәр сәламәтлек саклау ВВП да үз өлешен чак кына икеләтмәде: 3,6% тан теләгән 6% ка кадәр. 460 миллиард сумнар торучы «Сәламәтлек саклауны модернизацияяләү» проекты килеп чыкты— шул акчалар өчен танылган хирург аеруча рәхмәтен белдергән иде.

Хезмәттәшләр алдында чыгыш ясап, Леонид Рошаль сәламәтлек саклауны үстерүнең бердәм концепциясе барлыкка килүнең, тармакның саморегуляциясе көчәюнең һәм, министрлык вәкаләтләренең бер өлешен медицина оешмаларына тапшыруның кирәклеге турында әйтте. Гражданлык җәмгыятенең  яралгыларын ул гомумроссия халык фронты идеясында күрә.

Леонид Михайлович Милли медицина палатасы турында сөйләде. Бу иҗтимагый оешма сәламәтлек саклау системасын камилләштерү өчен профессиональ тирәлектә саморегуляцияләү принцибын кертә һәм медицина эшчеләренең хокукларын саклый.

«Мин хәзер Милли медицина палатасы төзедем. Аның бүлеге сездә дә, ягъни Татарстанда да, төзелгән. Минем максат – сәламәтлек саклауны үстерүдә гражданлык җәмгыятьләренең ролен  һәм мөмкинлекләрен күрсәтү. Чөнки чик артында сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалау сораулары белән шөгыльләнми. Алар белән профессиональ ассоциацияләр шөгыльләнәләр, ә бездә — башкаручы хакимият, һәм моны һәръяклап дөрес дип әйтеп булмый», - дип ассызыклап әйтте Леонид Рошаль.

Милли медицина ассоциациясе башлыгы «Сәламәт милләт» программасы турында сөйләде:

Программаның төп максаты: 5 ел эчендә без россия халкының сәламәтлек саклау белән канәгать булганнары санын икеләтергә тиеш, - дип сөйләде леонид рошаль. - Бу бурыч киләчәк президентка, премьерга һәм сәламәтлек саклау министрлыгына гына түгел, ләкин бөтен медикларга да кагыла. Чөнки кайчакта халык безнең белемнәр сыйфаты белән түгел, ә этика сораулары белән - без елмая алмаганда, тупас әйткәндә - риза түгел . Программада 12 яшькә кадәрге балаларга даруларны бушлай җибәрергә дип язылган! Уңышсыз гаиләләрдән булган балаларга булса да. Гипотензив препаратлар бәяләрен түбәнәйтергә кирәк. Табиблар һәм шәфкать туташларының иҗтимагый сорауларын чишмичә, аларның эш хакын күтәрмичә без Россиядә сәламәтлек саклау проблемаларын без беркайчан да карар итмәячәкбез, дип язылган анда. Һәм тагын анда гражданиннарның үз саулыклары өчен иҗтимагый һәм хәтта иҗтимагый икътисади җаваплылыклары турында бик мөһим әйберләр язылган. Чөнки табиб билгеләүләрен  пациентлар кайвакыт үтәмиләр, аларның хәле начарлана, ә без дәваларга һәм күп акча әрәм итәргә тиеш. Чик артында бу сорау страховка төркемнәре аша күптән чишелгән . Үтәмисең икән – иминләштерүгә күбрәк акча түлисең. Без шуңа якын килдек инде.

Чыгыш вакытында казан медиклары сораулар белән язулар яздылар. Л.Рошаль, үз чиратында, регионнардан шул рәвешчә җыелган язулар анализланган һәм «Путинан өстәленә куелган» булачак дип вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International