2012 елның 28 феврале көнне Казан шәһәрендә «Тормыш куркынычсызлыгының заман проблемалары: теория һәм практика» дигән II Халыкара фәнни-практик конференция кысасында «Сәламәт шәхес – сәламәт дәүләт» секциясе утырышы булды. Секция республика сәламәтлек саклау; хезмәт, эш һәм иҗтимагый саклау; яшьләр эше, спорт һәм туризм; мәгариф һәм фән министрлыклары, Казан шәһәренең башкаручы комитеты, Татарстан Республикасы буйлап Роспотребнадзор Идарә итүе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, «Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге» Коммерцияле булмаган партнерлыгы белән оештырылды.
Исәнләшү сүзе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов чыгыш ясады.
Секция эшендә Германиядән, Израильдән һәм Болгариядән килгән чит ил кунакларын, Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы, федераль фәнни-тикшеренү оешмалары, югары медицина уку йортлары, Татарстан Республикасы дәүләт һәм башкаручы хакимият әгъзалары вәкилләрен, массакүләм магълүмат чараларын исәпкә алып, чама белән 250 кеше катнашты.
Демографик сәясәт, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, җитештерү эшчәнлеге, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү шартларында кеше иминлеген тәэмин итү, шулай ук травма алганда һәм гадәттән тыш ситуацияләрдә медицина белән тәэмин итү, иртә реабилитацияләү проблемалы сораулары сөйләшенде.
Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасының вәкиле Франческо Замбон (Италия) «RS10 ның 10 илендә юл йөрү куркынычсызлыгы проектын тормышка ашыруның эффективлыгы мониторингының нәтиҗәләре турында. Тормышка ашыруның беренче 2 елы» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Секциядә катнашучылар тормыш эшчәнлеге проблемаларын өйрәнү һәм аларны чишү юлларын эзләү һәр җәмгыятьнең прогрессив үсүендә актуаль юнәлеш булып тора дип билгеләделәр. Куркынычсызлык кешенең беренчелихтыяҗыбулып тора.
Җәмгыятьнең һәм гомумән алганда дәүләтнең һәр әгъзасысәламәтлеге халәтен бәяләүдә системалыкараш комплекслы иҗтимагый программалар формалаштыруның һәм аларны тормышка ашыру нәтиҗәләрен бәяләүнең кирәкле шарты һәм ышанычлы аргументы булып тора.
Секциядәкатнашучылар кеше тормышэшчәнлегенең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән үзара-координацияләнгән системалар төзү буенча Татарстан Республикасы министрлыкларның һәм ведомстволарның секторара хезмәттәшлек итүләрен кирәк дип санадылар.