29 нчы февраль көнне Халыкара сирәк авырулар белән авыручылар көненә туры китерелгән түгәрәк өстәл булачак

2012 елның 28 феврале, сишәмбе

Халыкара сирәк авырулар белән авыручылар көне сирәк авыруларны өйрәнү буенча EURORDIS европа оешмасы инициатива буенча билгеләнә. Шуның өчен аның көне дә  гадәти булмаган — 29 нчы февраль көне сайланган. Бу датаны сайлау очраклы түгел. Февральнең  29 нчы көне, үзе үк сирәклек концепциясен символлаштырып, дүрт елга бер тапкыр була. Шул көннең максаты булып итү сирәк авырулар белән авыручыларның проблемаларына игътибар җәлеп итү, алар турында һәм аларның кешеләр тормышына йогынтысы турында хәбәрдар булуны күтәрү. Бу елда календарьдә шундый дата бар! Сирәк авырулар еш вакытта озакка сузылучан, көчәюче, дегенератив, тормышын өчен куркыныч булалар һәм эшкә яраксызлыкка китерәләр. Һәр ел "Сирәк авырулар көненең " тематикасы төрле. 2012 елга - бу "БЕРДӘМЛЕК".

29 нчы февраль көнне 13.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Серова урамы, 13 нче йорт адресы буенча Дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы «Республика медицина профилактикасы үзәге» гигиена тәрбияләре бүлегендә Халыкара сирәк (орфанлы) авырулар белән авыручылар көненә туры китерелгән “Түгәрәк өстәл” булачак. Программада алдынгы белгечләрнең тормышларына куркыныч ясаучы һәм озакка сузылган көчәйгәннән көчәя бара торган сирәк (орфанлы) авырулардан азапланучы пациентларга медицина ярдәме оештыру турында Казан Дәүләт медицина университеты госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры С.Я. Волгинаның; Казан Дәүләт медицина университеты госпиталь педиатрия кафедрасы доценты Р.А. Абдуллинаның; Дәүләт бюджет сәламәтлек саклау оешмасы «7 нче номерлы шәһәр клиника больницасы» ның ревматология бүлеге белән идарә итүче Р.Г. Мухинаның чыгышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International