1 нче март көнне Казан дәүләт медицина академиясенең актлар залында иҗтимагый сәламәтлек саклау, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасының 85 – еллык юбилеена багышланган фәнни-практика конференция була. Конференция эшендә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашачак. Исәнләшү сөйләме белән КГМА ректоры профессор К.Ш. Зыятдинов чыгыш ясый.
Җәмгыять һәм сәламәтлек саклау үсүнең соңгы унъеллыгы илдә җитәрлек аңлаешылмаган һәм аңлатып булмаслык югары үлүчәнлек феномены, һәм шулай ук чиктән тыш сирәк тарихи күренеш - милли демография деградациясе формалашу вакытына туры килделәр. Шунлыктан халыкның саулыгын саклау системасы эшчәнлегенең төп идеологик нигезе булып Россия халкын саклауның үткен кирәклеге тора. Бүгенге көндә Россия икътисади актив халкының нәкъ менә тәбәнәк саулык дәрәҗәсе һәм аның яшәвенең рациональ булмаган рәвеше илнең җәмгыяви-икътисадый үсеше темпларын арттыруда төп тормоз механизмнарнарының берсе булып калалар, дип хәбәр итә КГМА матбугат хезмәте. Шунлыктан конференциядә икътисади актив халыкның саулыгын формалаштыру һәм саклау сорауларына; Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкка онкологик ярдәм халәтенә; Россия һәм Татарстанның эш ресурсларының демографик киләчәгенә; авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүче хатыннар саулыгына зур игътибар биреләчәк.
Конференциядә дәүләт структуралары, оешмалар җитәкчеләре, алдынгы галимнәр, иҗтимагый саулык һәм сәламәтлекне саклау өлкәләрендә белгечләр, социологлар докладлар белән чыгыш ясаячаклар.
Чара башлана: 10.00 сәгатьтә.
Белешмә
Кафедраның кыска тарихы
Иҗтимагый гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы 1926 нчы елда оештырылган. Аның беренчемөдире профессор Михаил Альбертович Дыхно булган. Төп өйрәнү предметы булып демографик күрсәткечләр, иҗтимагый гигиена проблемалары торган.
1930 -1953 нче еллар - Кафедра белән профессор Т.Д. Эпштейн, доцент В.И. Эмдин, профессор Б.С. Гинзбург идарә иттеләр. Төп бурыч - сәламәтлек саклауда җитәкли торган кадрлар хәзерләү тормышка ашырыла.
1953 - 1963 нче еллар - Кафедра белән күренекле галим профессор Э.М. Баркман идарә итә. Бердәм комплекста сәламәтлек саклауның икътисады, финанслау һәм планлаштыру проблемалары каралалар. Шушы тематикага булган монография медицина оешмаларының баш табиблары өчен өстәл әсбабыбулды.
1963 - 1975 нче еллар - кафедра мөдире булып медицина фәннәре докторыпрофессор Я.И. Тарнопольский эшли башлый. Ул эшләгән вакытта ЭВМкабинеты ачылды, һәм тыңлаучыларны хәзерләү программасына сәламәтлек саклауда ЭВМкуллану сораулары керде.
1975 нче ел - кафедраны, төпбасымны мәгарифнең сыйфатына биреп, бүгенге көндә дә сәламәтлек саклауда җитәкләүче кадрлархәзерләү системасын актив үстерүне һәм камилләштерүнедәвам иттерүче профессор И.Г. Низамов җитәкләде.