Спирометрия – бу гади, тиз һәм куркынычсыз үпкәләр функциясен тикшерү ысулы. Ул мөһим диагностика коралы булып тора һәм бронхиаль астма, үпкә фиброзы, муковисцидоз, озакка сузылучан обструктив үпкә авыруы кебек авыруларны күрсәтергә һәм бәяләргә һәм шулай ук пациентлар саулыгы халәтен динамикада күзәтергә булыша. Медицинада шулкадәр гади һәм шул ук вакытта шулкадәр информатив булган тикшеренү ысуллары аз.
Теләгән кешеләр спирометрияне һәм үпкә саулыгы халәтен бәяләү буенча кыска анкеталауны бушлай үтә алалар, аннан соң нәтиҗәләр кулга бирелә, ә кирәк булган очракта Сезнең дәвалаучы табибыгыз өчен аңлату хаты төзеләчәк яки алдагы тикшеренү буенча кыска рекомендацияләр биреләчәк.
2012 нче елның 27 нче июнендә медицина дөньясы чираттагыча Дөньякүләм спирометрия көнен үткәрәчәк. Бу көндә клиника һәм амбулаторияләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм Европа башкалалары мәйданнары чатырларында меңнәрчә спирометрлар эшли башлаячак. Һәр теләгән кеше үз сулыш чыгару көчен, тизлеген һәм күләмен тикшерә, үз үпкәләренең физиологик яшен белә алалар. Татарстан Россиянең иң актив регионнарының берсе булды, 2010 нчы елда спирометрияне шәфкать туташлары, шулай ук алдынгы профессор пульмонологлар һәм аллергологлар үткәрде.
2013 нче елдагы Универсиада алдында массакүләм спирометрия үткәрү тышкы сулыш алуларның иртә бозылуларын вакытында күрсәтергә, тын бетүнең сәбәпләрен танырга, үз физиологик мөмкинлекләреңне бәяләргә рөхсәт итә. Спирометрия тәмәке тартучыларга һәм кальян сөючеләргә зарарлы һәм куркыныч гадәтләрне ташлауга төпле аргумент бирәчәк. Европа Респирация Җәмгыяте Россия табиблары өчен спирометрия буенча материаллар һәм Спирометрия көнен үткәрү буенча мәгълүмат хәзерләде.
Россияләрдә бу көнне үткәрү турында Россия Респирация Җәмгыяте сайтында яктыртылачак.