Республика медицина профилактикасы үзәгендә медицина киңәшмәсе үтте

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
Республика медицина профилактикасы үзәгендә медицина киңәшмәсе үтте.

Үзәкнең баш табибы Римма Сәиб кызы Садыйкова 2011 нче елда үткәрелгән эш һәм 2012 елга перспектив бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук Республика медицина профилактикасы үзәге җитәкчесе 2011 елда гигиена тәрбиясе һәм халыкның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше турында сөйләде.

Медицина киңәшмәсе эшендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау дәвалау һәм профилактика ярдәме белән идарә итү башлыгы Ирина Малышева катнаштылар, республика сәламәтлек саклау бәхете өчен эшләгәнгә оешма коллективына рәхмәт әйттеләр.

Чараның икенче яртысында Республика медицина профилактикасы үзәгененең 2011 елда үрнәк булган белгечләрен гадәттәгечә бүләкләү булды.

Шулай ук Рәхмәт хатлары һәм Хөрмәт грамоталары белән журналистларны бүләкләделәр.

"Сәламәтлек саклау приоритетлы бер юнәлешләренең берсе булып Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру тора", - дип билгеләде профилактика ярдәме белән идарә итү башлыгы Ирина Малышева журналистларны бүләкләгәндә.

- Бүген кешеләрнең үз саулыкларына рациональ мөнәсәбәт барлыкка китерергә көченнән килә торган массакүләм мәгълүмат чаралары әһәмиятле роль уйныйлар һәм халыкның төрле категорияләрендә сәламәт яшәү рәвешен һәм авырулар профилактикасын яктыртуга юнәлгән дөрес, бар кеше дә алырлык булган мәгълүматлар алардан бәйле, - дип әйтте үзәкнең җитәкчесе Римма Садыйкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International