«Пациентлар мәктәбе» Яр Чаллыда «Икенче сулыш» дигән онкология авырулары белән кешеләргә булышлык күрсәтү үзәгенең җирлегендә узды. Килүчеләр алдында Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы баш табибы Алмаз Хәҗиев чыгыш ясады. Үз докладында ул шәһәрдә онкология хезмәте үсешенең алдагы планнарын билгеләде.