Түбəн Камада йомгаклау медицина киңәшмәсе булып үтте

2012 елның 4 марты, якшәмбе

Медицина киңәшмәсе эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов, Түбəн Кама муниципалитет районы башлыгы Айдар Метшин, сәламәтлек саклау тармагы белән идарә итү башлыгы бурычларын үтәүче Марат Бигашев, Түбəн Кама муниципалитет районы дәвалау оешмаларының баш табиблары һәм хезмәткәрләр катнашты.

Үз чыгышларында Дәүләт автоном сәләмәтлек саклау оешмасы «Түбəн Кама үзәк районы күппрофильле больницасы» ның баш табибы Валерий Овчинников һәм Дәүләт автоном сәләмәтлек саклау оешмасы «Перинаталь үзәкле балалар шәһәр больницасы» баш табибы Рамиль Хамидуллин «2011 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлары турында сөйләделәр.

2011 ел Түбəн Кама өчен «2009–2011 елларда Түбəн Кама муниципалитет районы сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләүнең һәм алдагы үстерүнең төп юнәлешләре турында» булган муниципаль программаны башкаруның өченче тәмамлаучы елы булды. Үткән елда күппрофильле больница 2 нче номерлы хастаханә төзү эшен тәмамлау өчен беренче 100 млн. сумны алды, Дәүләт автоном сәләмәтлек саклау оешмасы «Түбəн Кама үзәк районы күп профильле больницасы» нда амбулатор хирургия үзәге ачылды,электрокардиограммаларны дистанцион тапшыру системасы эшли башлады, планлы медицина ярдәменең стационарын формалаштыру тәмамланды, нефролог һәм гастроэнтеролог кабул итүләре ачылды. Балалар больницасында авырлы хатыннар өчен пренаталь диагностика буенча үзәк ачылды, карын эчендәге яралгының халәтен диагностикалау өчен эксперт класслы заманча УЗИ - аппараты алынды, 14 яшьлек үсмерләрне диспансерлаштыру үткәрелде. Кама Аланында медик-иҗтимагый технологияләр реабилитацион үзәген һәм район больницасын төзү тәмамланды.

2010 нче елның ахырыннан бирле Түбəн Кама олылар һәм балалар дәвалау челтәрләрендә «Электрон Татарстан» программасы кысаларында «Электрон сәламәтлек саклау» «пилот» проектын актив кертү барды. Нәтиҗәдә бүгенге көндә барлык хастаханә табибларының эш урыннары компьютерлар һәм локаль-исәпләү челтәрләре белән тәэмин ителде, хастаханәләрдә электрон чират терминаллары урнаштырылды, гражданиннарга информацион хезмәт күрсәтүнең контакт үзәге төзелде.

Үткән елда Түбəн Кама муниципалитет районында 3824 бала дөньяга килде, бу, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, 68 балага күбрәк. Элеккеге кебек, гомуми үлем саны структурасында кан әйләнеше системасы авырулары беренче урында торалар, икенче урында – яман шешләр, өченче – травмалар һәм агуланулар.Табигый халык сану арту коэффициенты үткән елда (+) 5,5 не тәшкил итте.

Айрат Зәки улы Түбəн Кама сәламәтлек саклау эшенә «яхшы» дип бәяләде, һәм аңа чираттагыча республикада туучылар санының иң биек проценты һәм үлем санының иң тәбәнәк проценты булган шәһәрдә булырга күңелле икәнлеген билгеләде, Түбəн Кама муниципалитет районы башлыгы Айдар Метшин инициативасы буенча төзелгән табиб кадрларын җәлеп итү буенча уникаль торак программаны мактады.

2012 нче елда Түбəн Кама сәламәтлек саклавы алдында байтак бурычлар тора. Беренче чиратта күп профильле больницаның 2 нче номерлы хастаханә бинасын салып бетерергә,балалар хастаханәләрен ремонтларга кирәк. Балалар больницасына килгәндә, капиталь төзәтү яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлегенә таләп ителә. Шулай ук бу бүлектә ана һәм баланың бергә тору палаталары оештырырга, яңа туган һәм җитлекми туган балаларны үстерер өчен патологияләр һәм реанимацияләр бүлеген заманча югары класслы медицина аппаратурасы белән тәэмин итәргә кирәк.

Киңәшмәне тәмамлап, Айрат Фәррахов һәм Айдар Метшин Түбəн Кама муниципалитет районы сәламәтлек саклавының 2011 елда үрнәк булган иң яхшы эшчеләрен бүләкләделәр, һәм бөтен гүзәл затларны киләчәк бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International