Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 6853 тапкыр чыктылар

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең  табиблары кешеләрне коткарырга 6853 тапкыр чыктылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1391 чакыру. 965 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга, шул санда ЮТҺ урыннарына 50 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 54 кеше зыян күрде, 36 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.  2 кеше вафат булды. Янгыннарга медиклар 29 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән Казан медиклары 85 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенчага 5163 чакыру үтәлде,  шул санда  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 211 һәм  көчле миокард инфарктлары – 54.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 35 очракка кимеде (авырулар исәбенә).   Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча 19га кимеде.Мөрәҗәгатьләр саны миокард инфарктлары буенча – 4кә,  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  52гә артты. Чакырулар саны янгыннарга 13кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 192гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

 Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International