Атна эчендә казан медиклары бала табуга 85 тапкыр бардылар

2012 елның 5 марты, дүшәмбе
Атна эчендә казан медиклары бала табуга 85 тапкыр бардылар

27 нче февральдән 4 нче мартка кадәр шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 7,5 меңнән күбрәк тапкыр кешеләр коткарырга бардылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1063 чакырулар. 863 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга бардылар, алардан юл-транспорт  һәлакәтләренә – 37 тапкыр. Бу ДТП ларда 36 кеше зарар күрде, 18 е дәвалау оешмаларына китерелде, 2 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 5 тапкыр бардылар, алардан 2 кеше зарар күрде, бәхеткә беркем дә үлмәде.

Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы Айдар Фәтыйхов бүген хәбәр итүе буенча, медиклар бала табуга 85 тапкыр бардылар. Төрле авырулар буенча 5825 чакыру үтәлгән, алардан  үткен миокард инфарктлары – 78, үткен ми кан әйләнеше бозылу буенча – 182.

Шулай ук Айдар Фәтыйхов, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк дип искә төшерде.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр  sms-хәбәр җибәрәләр.

Авыру яки зарар күрүчегә ашыгыч ярдәм бригадалары тиз юнәлсеннәр һәм вакытында медицина ярдәмен күрсәтсеннәр өчен чакыручы чакыруны алучы «03» фельдшерының (диспетчерының) барлык сорауларына да аермачык һәм төгәл итеп дип җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, чакыру урынын һәм адресын (шәһәр районын, урамны, фатир номерын, йортның катын, код һәм подъезд номерын), ориентирларны,  авыру яки зарар күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Әгәр фельдшер, билгеләнгән сорауларга тулы җаваплар алып, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыны алдык» дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын атый һәм адресны кабатлый икән, чакыру алынган дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International