Чистай үзәк район хастаханәсендә йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау буенча медицина советы булды. Киңәшмәдә сырхауханәләр мөдирләре, гомуми практика табиблары, участок педиатрлары һәм хастаханәнең шәфкать туташлары катнаштылар. Көн тәртибендә агымдагы елның 7 ай эчендә Милли календарь буенча һәм эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар планын үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Белгечләр профилактик прививкалардан баш тартучы ата-аналар белән мәгърифәтчелек эшен көчәйтүнең кирәклеге турында фикер алыштылар.Чистай районы буенча вакциналарның бар төрләреннән баш тарту белән 54 бала теркәлгән. Киңәшмә барышында профилактик прививкалар планын үтәүне тәэмин итергә һәм педиатрик участокларда вакцинациядән баш тартулар буенча эшне активлаштырырга карар кабул ителде.