Бөтен дөнья күкрәк белән ашату атнасының кысаларында «Азино» Балалар сырхауханәсендә тематик Пациент мәктәбе узды. Ата-аналарга баланың сәламәтлеге өчен күкрәк сөтенең мөһимлеге һәм файдасы турында сөйләделәр. Пациент мәктәбенә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар диетологы, КДМУның балалар авыруларының пропедевтикасы һәм факультет педиатриясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, РФ Сәламәтлек саклау отличнигы Резеда Фәйзуллина булышлык күрсәтте. Ананың сөте баланслы булу өчен ана нәрсә белән тукланырга тиешлеге турында ул ата-аналарга сөйләде.