Белем бирү үзәгендә сирәк авыруларны дәвалау проблемалары турында фикер алыштылар

2012 елның 6 марты, сишәмбе

5 нче март көнне Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан профессорлары «түгәрәк өстәл» артында югары медицина технологияләр белем бирү үзәгендә пароксизмаль төнге гемоглобинурияне заманча диагностикалау, дәвалау һәм аның мөмкинлекләре сораулары турында фикер алыштылар.

Утырышлар темасы «Пароксизмаль төнге гемоглобинурияле һәм типик булмаган гемолитик-уремик синдромлы пациентлар өчен комплемент активлашуын һәм аның җимергеч нәтиҗәләрен тикшерүнең заманча терапия мөмкинлекләре» дип исемләнгән иде. Әңгәмәне шушы проблема кысасында гемодиализ бүлегенең алдынгы гематологлары, нефрологлары, педиатрлары, табиблары алып бардылар.

-Билгеле булганча, бу ел сирәк авырулар белән авыру елы дип игълан ителде. Шунлыктан белдерелгән тема бүген актуаль һәм файдалы. «Сирәк» атамасына карамастан, бу авырулар киң таралган һәм күп кешегә йогалар, алар турында онытырга ярамый– аларга вакытында сыйфатлы профессиональ ярдәм күрсәтергә кирәк. Соңарып ясалган  диагностика һәм дәвалау юклыгы кире кайтарып булмас процессларга алып баралар. Һәм онытырга кирәкми, бу проблема һәркемгә дә кагылырга мөмкин, - дип белдерде профессор А.Д. Кулагин.

Чыннан да, бу авыруга җенескә һәм яшькә карамый барлык кешеләрдә дучар була ала.   Бер ел эчендә 1 млн. Кешегә пароксизмаль төнге гемоглобинуриянең 2 яңа очрагы табыла.

Шулай итеп, берничә сәгать аралашу эчендә Белем бирүче үзәге кунаклары, алдынгы медицина эшлеклеләре киң спектрлы темаларга фикер алышырга, сирәк авырулы пациентларга бәйле булган соңгы конкрет очракларны анализларга, бүтән илләр практикасына мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәттәшләр сорауларына җавап бирергә өлгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International