Безнең республика бөтенесен дә узарга һәм бар юнәлешләр буйлап беренче булырга тиеш

2012 елның 7 марты, чәршәмбе
Бу турыда бүген 2011 нче елда Татарстан Республикасы кан хезмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2012 нче елга куелган бурычлары турында булган республика
киңәшмәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов әйтте. Киңәшмә видеоконференция режимында Югары медицина
технологияләр белем бирү үзәге базасында үтте.
Киңәшмә эшендә шулай ук республика медицина оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре,
трансфузиология табиблары, республика кан җибәрү станциясе хезмәткәрләре катнашты.
Кан хезмәтенең казанышлары турында Татарстан Республикасы дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклау оешмасы «Кан җибәрү станциясе» баш табибы Рамиль Тураев
сөйләде. 2011 нче елда планлаштырылган донор канын хәзерләү арттырылды: 50,8 тонна кан хәзерләнде һәм эшкәртелде (2010 нчы елга караганда 2,4 кә күбрәк). 12,1
тонна эритроцит массасы, 0,3 тонна цитаферез аппараты ысулы белән тромбоцит концентраты һәм 22, 0 тонна диярлек плазма
хәзерләнде.
Җыелган табиблар алдында чыгыш ясап, сәламәтлек саклау министры 2012 нче елга приоритет бурычларны билгеләде. Сәламәтлек
саклау министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бу елда күп игътибар алдагы үстерүгә һәм заманча технологияләр кертүгә
биреләчәк.
«Без зур эшкә нәтиҗә ясыйбыз. Бу гаять зур эшчәнлек, чөнки монда кечкенә генә хата барлык казанышларны сындыра ала. Эшнең
сыйфаты өчен шәхси җаваплылык баш табибларга һәм шулай ук Республика кан җибәрү станциясенә куелды, - дип билгеләде
республиканың сәламәтлек саклау министры. - Безнең алда донор кан компонентларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын
алга таба да күтәрү, заманча тикшеренүләр кертү, тромбоцитларның концентратын һәм фильтрланган кан компонентларын
арттыру бурычлары тора. Әйдәгез шушы эшкә җитди тотыныйк. Мәктәпләр һәм конференцияләр җыярга, бу өлкәнең алдынгы дөньякүләм белгечләрен тартырга
кирәк. Безнең республика бөтенесен дә узарга һәм бар юнәлешләр буйлап беренче булырга тиеш».
Нәтиҗә ясап, сәламәтлек саклау министры 2011 нче елдагы эшне гомумән уңай бәяләве турында әйтте.
- Сезнең коллективның көйләнгән эше аркасында, без яхшы нәтиҗәләр күрәбез. Шунлыктан мин эшегезне «бик яхшы» дип бәялим. Кан җибәрү станциясенең үткән
елдагы эшчәнлеген бәяләп, ышаныч белән әйтергә мөмкин, без уңай үзгәрешләр күзәтәбез, ләкин тагын күп эшләргә кирәк. Бүген кан җибәрү хезмәте табибларына,
шәфкать туташларына һәм бөтен хезмәттәшләргә намуслы хезмәт, профессионализм һәм үзләрен аямыйча эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерергә телим, - дип әйтте
министр Айрат Фәррахов.
2008 нче елдан бирле Россия Федерациясендә эре масштаблы кан хезмәтен үстерү программасы тормышка ашырыла. Дүрт ел эчендә илебезнең 83 регионында, шул
санда Татарстан Республикасында , җирле кан җибәрү станцияләре медицина технологияләре һәм җайланмалары белән тулы үзгәртеп төзүне үттеләр. 
Хезмәттәшләрнең белем һәм осталык дәрәҗәсе һәм, гомумән , кан һәм аның компонентларын хәзерләү дәрәҗәсе күтәрелде. Донор канын хәзерләү һәм тикшерүнең
стандартлаштырылган, универсаль ысуллары кертелде.
Программаның бәхәссез казанышы булып шул факт тора: үзгәртеп кору аркасында оптималь донор ресурсы төзелде һәм сыйфатлы кан компонентлары хәзерләү өчен
шартлар тәэмин ителде.
Традицион киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы республика кан җибәрү станциясенең үрнәк булган
хезмәткәрләрен бүләкләде.
Донор хәрәкәтенә булышлык итүе өчен медаль белән дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклау оешмасы «Балык Бистәсе үзәк район больницасы» ның медицина өлеше
буенча баш табибы урынбасары Абраров Рәфыйк Хәсәнҗан улы бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә ярдәме һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте аркасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының Хөрмәт грамоталары
белән бүләкләнделәр:
Назмиева Гөлсинә Фуат кызы - иммунология бүлеге клиника лаборатория диагностикасы табибы
Герасимова Татьяна Анатолий кызы - кан һәм аның компонентларын хәзерләү бүлегенең операцияләүче шәфкать туташы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International