Атна эчендә Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7195 тапкыр кеше коткарырга чыктылар

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Атна эчендә  Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7195 тапкыр кеше коткарырга чыктылар, алар арасында җәмәгать урыннарына 1461 чакыру керде. Бәхетсез очракларга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 1046 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 57 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 59 кеше зыян күрде, 33 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга ашыгыч ярдәм медиклары 15 тапкыр чыктылар.  Бала табуларга Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән Казан табиблары 90 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5474 чакыру үтәлде, аларның 178 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 59 көчле миокард инфаркты.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 25 очракка артты (авырулар һәм бәхетсез очраклар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 13кә артты. Мөрәҗәгатьләр саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 16га, көчле миокард инфарктлары буенча – 3кә, бала табулар буенча – 4кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 8гә кимеде.

«Ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

 Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International