ТР ССМ травма үзәкләренең эксперт комиссиясе АМЯХнә килеп китте

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Татарстан Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче һәм икенче дәрәҗәдәге травма үзәкләренең эксперт комиссиясе Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килеп китте. ТР ССМ югары технологияле  медицина ярдәмен оештыру бүлегенең башлыгы Н.Е. Илюхин һәм ТР ССМ баш штаттан тыш белгече травматологы-ортопеды В.Г. Беляков хастаханәнең беренче дәрәҗәдәге травма үзәгенең эшен тикшерүне уздырдылар. Аудит Татарстан Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында травматология һәм ортопедия хезмәтен оештыруны камилләштерү максатларында оештырылды.Экспертлар игътибарына «Дуслык травмпункты», шулай ук травматология-ортопедия бүлекләренең эшен оештыруы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International