Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
50 000 яңа туган баланы галактоземиягә тикшерү үткәрелде.
2012 елның 14 марты, чәршәмбе
Бүген « 2011 нче елда Татарстан Республикасында «Сәламәтлек» милли проектын тормышка ашыру
нәтиҗәләре һәм 2012 нче елга бурычлар турында» республика селектор киңәшмәсе үтте. Киңәшмә
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин
җитәкчелеге астында үтте.Чара традиция буенча Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы утырыш залында видеоконференция
режимында булды. Шулай ук темаларның берсе булып «2012 нче елга Татарстан Республикасы
территориясендә Россия Федерациясе гражданиннарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең
дәүләт гарантияләре программасы» дигән тема булды.
Селектор киңәшмә эшендә «Сәламәтлек» милли проектын тормышка ашыру сорауларын башкаручы
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты хезмәткәрләре, Росздравнадзор вәкилләре
катнаштылар, муниципаль оешмаларның башкаручы комитетлары җитәкчеләр, медицина оешмалары
җитәкчеләр, аларның урынбасарлары һәм башкалар булдылар.
«Приоритетлы милли проект кысаларында сәламәтлек саклау сферасына шактый зур дәүләт
кертемнәре модернизациягә һәм бу тармакта тирән үзгәрешләргә башлангыч салдылар. Республикага
килгән вакциналар, медикаментлар, чыгым материаллары, җайланмалар, автотранспорт безнең
халыкның сәламәтлеген саклауга һәм Татарстан халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүдә
сизелерлек нәтиҗәләргә ирешүгә сизелерлек кертү булды», - дип билгеләде Татарстан Республикасы
сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Ю. Вафин.
2011 нче елда «Сәламәтлек» приоритетлы милли проектының 4 төп юнәлешен тормышка ашыру дәвам ителде. Ел барышында 1 054 245 кеше вич-инфекциягә,
1 025 972 кеше - В һәм С гепатитларына тикшерелде. 2 074 авыру антиретровируслы терапия алдылар,
алардан 711 пациент 2011 нче елда дәвалауга алынды. В һәм С вирус гепатитларын комбинацияләнгән
вируска каршы терапияләүне - 2 064 авыру алды, һәм алардан 577 авыру 2011 нче елда дәвалауга
алынды.
2011 нче елның нәтиҗәләре буенча, профилактика һәм эпидемиягә каршы чаралар комплексы үткәрү
нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекциясе таралганлык буенча
25 нче һәм Идел буе Федераль округы буенча 6 нчы урында тора.
1987-2011 нче еллар чорына Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциясе таралганлыгы күрсәткече
Россия Федерациясе күрсәткечләреннән 17% ка тәбәнәгрәк.
2011 нче елда прививкаларның милли календаре кысаларында, полиомиелитка каршы 46 000 балага,
кызамыкка каршы - 2 456 кешегә, гриппка каршы - 800 000, гепатитка каршы 1 500 кешегә өстәмә
иммунизация үткәрелде.
Яралгы үсешенең һәм яңа туган баланың тумыштан булган аномалияләрен иртә диагностикалау
кысаларында яңа туган балаларның ишетү бозылуларын неонаталь скрининг ясау һәм тикшерү дәвам
ителде. 50 000 яңа туган баланы галактоземиягә тикшерү үткәрелде. Аудиологик скринингның беренче
этабында 47 723 яңа туган бала ишетү бозылуга тикшерелде, икенче этапта - 2 856 бала. 2012 нче елның
1 нче гыйнварына 17 бала кохлеар имплантациягә мохтаҗлыкта яшиләр.
2011 нче елда эксперт дәрәҗәсендә 11-14 атна вакытында 1 080 хатынны яралгы үсүнең бозылуын
пренаталь (тууга кадәр) диагностика буенча тикшерү үткәрелде, алардан 802 авырлы яралгының
хромосом патологияләре буенча югары риск төркеменә эләктеләр.
2011 нче елда өстәмә диспансерлаштыруны 80 меңнәр артык эшләүче гражданиннар үттеләр.
Республиканың 7 муниципаль оешмаларында (Азнакай, Алексеевск, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара,
Мамадыш районнары һәм Казан шәһәрендә) 100,0% тан да арттырыбрак план күләме үтәлде. Ятим
балалар һәм тормышның авыр ситуацияләрендә булган балалар диспансерлаштыруны үткәрү
кысаларында 2 330 бала күзәтелде.
«Бүгенге көндә сәламәтлек саклау оешмаларының баш табибларына пациентларга медицина ярдәме
күрсәтү өлешендә аерым контрольдә тоту урнаштырырга кирәк, - дип бурыч куйды Адель Вафин. -
Сезнең төп максат - һәр мөрәҗәгать иткән кеше канәгать калып, сыйфатлы медицина ярдәме алырлык
итеп лаеклы ярдәм күрсәтү».
Онкологик авырулар белән авырган кешеләргә медицина ярдәмен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар
тормышка ашыру соравы буенча Дәүләт сәламәтлек саклау оешмасы «Татарстан Республикасы
сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиника онкологик диспансеры»ның баш табибы Рөстәм
Хәсәнов чыгыш ясады.
«Сәламәтлек тормышның бар нәрсәсеннән дә кыйммәтрәк, чыннан да сәламәт фәкыйрь кеше авыру
корольдән бәхетлерәк»
А. Шопенгауэр
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Чистай районында илкүләм проект буенча төзелгән Татар Баганасы ФАПы ачылды
"Бу безнең барыбыз өчен дә зур бүләк!": Татар Баганасы авылында яңа ФАП ачылды
Зәй район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр лапароскопик аппендэктомия үткәрелде
Операцияне хирурглар Аптрахимова Ольга Петровна һәм Ихинданов Нәбиулла Мортазали улы башкардылар. Пациент оператив тыкшынудан соң 3 тәүлек узгач, терелеп чыгарылган.
Яңа ел могҗизалары дәвам итә: иң кечкенә геройга ярдәм
Читтә калмаган һәм мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган олы йөрәкле кешеләргә рәхмәт.
Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары өчен яңа ел сюрпризлары
Балаларның йөзләрендәге елмаю – бу игелекле акциядә катнашучылар өчен иң яхшы бүләк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз