Шәһәр һәм Республика көне кысаларында «Казан» Гәилә үзәге алдындагы мәйданда «Җиңү өчен тест. Test to Win» акциясе булачак. Ул яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм ВИЧ профилактикасын популярлаштыруга юнәлдерелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Яңа гасыр» автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы белән бергәләп проектны оештыручы булды.