Теләче районында «Кан тапшырып – гомерне коткарасың!» акциясе узды. Бу көнне 75 Теләче яшәүчесе кан тапшырды, кан банкы 35,3 литрга донор каны белән тулыланды. Акциянең катнашучылары билгеләп үткәнчә, донорлык кешеләр сәламәтлегенә шәфкатьле, битараф булмаган мөнәсәбәтнең күрсәткече булып тора. Хәзерге вакытта заманча медицинада авыру кешеләрнең гомерләрен саклап калу өчен инновацион технологияләр, яңа буын препаратлары киң кулланыла, әмма авыруларны коткару өчен, донорлар канын алудан башка, кирәкле кан запасларын бернәрсә белән дә алыштырып яки тутырып булмый.